Мәчетебездә балага исем кушу тәртибе

Бала тугач та аңа тиз арада исем кушарга кирәк, бу йола атна-ун көн эчендә башкарылырга тиеш. Балага матур һәм бигрәк тә мәгънәле исем сайларга кирәк. Исем кушу мәҗлесенә  әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар чакырыла.

Бала тугач һәрбер ата-ананың өстендә түбәндәге бурычлар бар:

1. Ир бала яки кыз бала туса да икесенә дә бер үк төрле шатлану.

2. Балага матур, мәгънәле исем кушу.

3. Азан һәм камәт әйтү.

Балага исем ничек кушыла?

Имам баланың уң ягыннан азан, сул ягыннан камәт әйтә. Аннан соң, “Синең исемең Фәлән улы Фәлән” яки “… кызы”, дип колагына исемен эндәшә.  Соңыннан, Коръәни Кәримнән сүрәләр укып, догасын әйтәләр. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылына.

Мөхтәрәм кардәшләр! Балага исем кушу — бик җаваплы һәм мөһим вакыйга. Аллаһ Раббыбыз үзебезгә, балаларыбызга, җитәкчеләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, әти-әниләребезнең догасын алырлык итеп, балаларыбызның кайгы-хәсрәтен күрмичә яшәүләребезне насыйп кылсын.

“Казан Нуры” мәчетендә балага исем кушу өчен телефон аша языла аласыз. Телефон номеры:

+7 (843) 523‒14‒95

+7 (843) 523‒16‒65.

Рекомендованные статьи